Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Алгарыш киләчәккә юл

  2024 ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 14 февраль көнне Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдән   укучылар фәннең нәрсә икәнен,   уйлап табучының кем   икәнен белделәр. Космос, астрономия, химия, физика, математика, биология турында фәнни  китаплар белән таныштылар.  Дөньяның күп серләрен чишә алган төрле өлкәләрдәге Нобель премиясе лауреатлары турында белделәр. Алар галимнәр: М. В. Ломоносов, Д. И. Менделеев, К.Э. Циолковский, С.П. Королев һ.б.