«Туган телдә укыйбыз»
Халыкара Туган тел көненә Айбаш авыл китапханәсендә «Туган телдә укыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Чарага Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3-5 сыйныф укучылары чакырылды. Мәктәп укучылары Туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә туган телнең әһәмияте, дөньяда төрле телләрнең күптөрлелеге турында белделәр. Балалар туган тел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, уен-викторинада катнаштылар, Туган тел турында мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.