«Фәнзаман Баттал иҗаты»
16 февральдә публицист һәм сатирик Фәнзаман Батталның тууына 85 ел тулды. Ф. Баттал киң җәмәгатьчелеккә язучы — сатирик һәм публицист буларак билгеле.
Язучының юбилеена Айбаш авыл китапханәсендә «Фәнзаман Баттал иҗаты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, аның әсәрләренә күзәтү ясалды. Баттал әсәрләре белән беррәттән күргәзмәдә шулай ук аның тормышына һәм иҗатына багышланган вакытлы матбугат басмалары да тәкъдим ителде.