Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Лесные были и небылицы Виталия Бианки

 

10 февральдә Айбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен рус язучысы В.В. Бианкиның тууына 130 ел тулуга багышланган чара уздырылды.

Чара башында китапханәче В.Бианкиның   тормыш юлы белән таныштырды, ул бөтен гомерен   табигатьне күзәтүгә багышлаган. Әдәби  карусель программасы бай һәм эчтәлекле булды. Балалар «Кошлар галереясе», «Урманда кем яши?» конкурсларында катнаштылар, «Оча-очмый» уенын уйнадылар, тасвирлама буенча В.Бианки әсәрләрендәге персонажларны танып, хикәя яки әкиятнең исемен искә төшерделәр.