"Шәриф Камал иҗаты"
Шәриф Камал совет чоры татар әдәбиятының классигы булып санала. Шигырьләрдән тыш ул поэмалар, проза әсәрләре — повестьлар һәм новеллалар, ә соңрак язучыга әдәбиятчы буларак иң зур танылу китергән романнар иҗат итә.
Язучы Шәриф Камалетдин улы Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының әсәрләре тәкъдим ителде.
Укучыларга язучының тормыш юлына һәм аның «Уяну», «Буранда», «Авыл мөгаллиме», «Бәхет эзләгәндә», «Акчарлаклар», «Матур туганда» әсәрләренә күзәтү ясалды. Ш.Камал гасыр башының иң якты вәкилләренең берсе, тарихның кискен чорларына шаһит, татар әдәбиятына яңа темалар һәм яңа геройлар кертә, беренчеләрдән булып хезмәт кешеләре образларын тудыра.