Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Ватан сакчысы"

  

Айбаш авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган квест-уен узды.Чарада катнашучылар 2 командага бүленеп төрле конкурсларда ярыштылар.  Алар: «Патриот», «Не силою дерутся, а умением», «С песней хорошей и служба дороже», «Собери волю в кулак» конкурслары, Россиянең герой-шәһәрләрен фаразлап белделәр,иҗекләрдән мәкальләр төзеделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук зирәклек, чыдамлык һәм тиз эшләү буенча да конкурслар булды. Катнашучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр.Чара тәмамлангач, жюри конкурска йомгак ясады. Ике балл өстенлеге белән кызлар командасы малайлар командасын җиңеп чыкты.