Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Компьютер –дусмы, дошманмы?»

  

6 февральдә, Куркынычсыз интернет көне кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Компьютер –дусмы, дошманмы?» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырылды. Балалар интернетның нәрсә икәнен, анда аларга янаган куркынычлар: вируслар, мошенниклар, дөрес булмаган мәгълүмат турында белделәр. Бөтендөнья челтәрендә үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен искә төшердек. Укучылар үз белемнәрен «Хәйләкәр интернет» тестында сынап карый алдылар.