Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Үлемне җиңгән шәһәр»

  

27 гыйнвар-Россиянең Хәрби дан көне. Бу көнгә Айбаш авыл китапханәсендә  илебез тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе Ленинград блокадасы истәлегенә багышланган   «Үлемне җиңгән шәһәр» дип аталган батырлык сәгате уздырылды. Балалар блокадачыларның икмәк нормасы, ул вакыттагы икмәк карточкаларының нәрсә аңлатканын, блокадалы шәһәрдә кечкенә ленинградлыларның ачлык, салкын, үлем белән ничек көрәшкәннәрен һәм нинди шартларда укыганнары турында белделәр. Сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышуларын: фронтка киткән ата-аналары урынына станоклар артына басуларын,  яралыларны ашатуларын,  оборона ныгытмалары төзүдә ярдәм итүләрен һ.б.

11 яшьлек Ленинград кызы Таня Савичева турында хикәя тыңлап, «Тормыш юлы» һәм кешеләрнең шул куркыныч вакытта бер-берсенә ничек ярдәм итүләре   турында белделәр. Батырлык сәгате мультимедиа презентациясе белән тулыландырылды.