Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Бажовның әкият дөньясы»

  

Айбаш авыл китапханәсе укучыларны   Урал әкиятчесе Павел Петрович Бажовның тууына 145 ел тулуга багышланган   «Бажовның әкият дөньясы» дип аталган  әдәби круизга чакырды.  Укучылар аның әкиятләре буенча  викторина  сорауларына җавап бирделәр, ул раундлардан торды: «Угадай героя сказа», «Загадки Малахитовой шкатулки», «Из каких сказов эти иллюстрации?», «Кому из героев Павла Бажова были даны прозвища?». Чара барышында китапханәче балаларны Бажов биографиясендәге кызыклы фактлар белән таныштырды.

П.П. Бажов әкиятләре игелекле һәм риясыз, тырыш булырга, тормышның теләсә нинди шартларында рух көчен югалтмаска, зирәклек күрсәтергә өйрәтә. Бәхет байлыкта түгеллеген һәм табигатькә сакчыл карарга кирәклеген аңлата.