Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Әдәби эрудит»

  

Айбаш авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Айбаш мәктәбе укучылары белән 7 раундтан торган «Әдәби эрудит» квизбугы уздырылды. Һәр раундта укучылар әдәби биремнәрне үтәделәр, язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Залда уңай уен атмосферасы  булды, ярыш рухы сизелде, командалар үз эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.

Уен ахырында жюри барлык раунд нәтиҗәләрен төгәлләп, җиңүче команданы игълан итте. «Безнең заман геройлары» командасы 28:21 исәбе белән «Капитан Грант балалары» командасын җиңде. «Безнең заман геройлары» командасы   күбрәк балл җыйды.

Китапханәдә квизбук беренче тапкыр үткәрелде һәм бары тик уңай эмоцияләр генә уятты: кызыксыну һәм дәрт белән уйнадылар. Барлык катнашучылар да әдәбиятны яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ахырда татлы бүләкләр алдылар.