«Матбугат битләре буенча»
Яңа технологияләр заманы, әмма китап, журнал һәм газетаны кулларыбыз белән тотып укыганда, аларда язылган барлык мәгълүмат җылырак һәм якынрак тоела.
13 гыйнварда Бөтендөнъя Россия матбугаты көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә «Матбугат битләре буенча» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара башында катнашучылар китапханәдә булган журналлар исемлеге белән һәм кызыклы журналлар белән таныштылар: «Идел», «Сөембикә», «Сәхнә», «Казан утлары», «Мирас» һ.б. Бакчачылык турында күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, рецептлар, кул эшләре рубрикалары белән таныштылар, кайсы журналларда сканвордлар һәм табышмаклар барлыгын белделәр.