«Татар драматургиясе классигы»
12 гыйнварда Айбаш авыл китапханәсендә татар драматургиясенең бөек классигы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган «Татар драматургиясе классигы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче Галиәсгәр Камалның тормышы һәм иҗаты, язучының татар мәдәниятенә керткән зур өлеше турында сөйләде. Чарага китап күргәзмәсе ясалды, аның буенча күзәтү үткәрелде.