Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Фатыйх Кәрим- патриот шагыйрь»

  

11 гыйнварда Айбаш авыл китапханәсендә шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Фатыйх Кәрим- патриот шагыйрь» китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче шагыйрьнең биографиясе, иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырды, аның фронт лирикасы турында фикер алышу оештырылды. Аның шигырьләрендә татар көйенең тирән мәгънәсе ята,  алар тормыш оптимизмы белән тулы. Күргәзмәдә 1938-1941 елларда Сталин төрмәләрендә һәм лагерьларында тоткынлыктагы елларга бәйле биографиясе, шулай ук Бөек Ватан сугышы фронтларында Фатих Кәримнең сугыш юлы иҗаты аерым урын алып торды.