«Татьяна Александрованың тылсымлы дөньясы»
2024 елның 10 гыйнварында искиткеч балалар язучысы, рәссам Татьяна Ивановна Александрованың тууына 95 ел тула.
Язучының юбилеена Айбаш авыл китапханәсендә «Татьяна Александрованың тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән язучының китаплары буенча сәяхәт оештырылды. Китапханәче укучыларны Татьяна Александрованың кыскача биографиясе белән таныштырды. «Домовенок Кузя» китабыннан өзекләр кычкырып укыдык. Балалар домовенокның теләсә кайда яши алуын белделәр. Язучы гадәти әйберләрдә могҗизалар күрә һәм ача белгән. Ул үзенең фантазияләрен домовенок Кузя турындагы искиткеч китапларда тормышка ашыра.