Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Кече Ватаныңны беләсеңме?»

  

29 декабрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Кече Ватаныңны беләсеңме?» дигән экологик уен узды. Балалар Биектау районы тарихы, аның табигый һәм мәдәни истәлекле урыннары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Яшь укучылар викторина уенында актив катнаштылар, район турында видеоролик карадылар, район символикасы белән таныштылар, районыбызны таныткан язучыларны, композиторларны, спортчыларны, Бөек Ватан сугышы елларындагы якташларының батырлыгы турында искә төшерделәр. Чара барышында әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Укучылар Биектау районы турында китаплар һәм альбомнар белән таныштылар.