Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Гаиләмнең шәҗәрәсе"

  

Чара барышында китапханәче балаларны, «шәҗәрә», «шәҗәрә агачы» кебек төшенчәләр белән таныштырды, шәҗәрә, туганлык бәйләнешләре турында сөйләде. Чарага кадәр балаларга өй эше бирелде: әти-әниләреннән сораштырып   «шәҗәрә агачы»н төзү өчен туганнары турында кечкенә хикәя төзергә. Бу эшне башкарганда, алар үз гаиләләре, ата-бабалары, үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Ахыргы бирем итеп китапханәче балаларга үз гаиләләренең шәҗәрә агачы схемасын   төзергә тәкъдим итте.