РФ Конституциясе
12 декабрьдә Айбаш авыл китапханәсе укучылар өчен РФ Конституциясе көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар хокукый викторинада катнаштылар, Россия Федерациясенең төп символларын искә алдылар, «Әйе! Юк!» уенын уйнадылар. Чара барышында Туган ил, Конституция турында шигырьләр яңгырады. Чарага китапханәдә «Мин – Россия гражданы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда тема буенча әдәбият тәкъдим ителде.