"Радио дәверен ачкан әдип"
26 декабрьдә Татарстанда татар язучысы, драматургы һәм сәясәт эшлеклесе Шамил Усмановның тууына 125 ел тулу билгеләп үтелә. Юбилей уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе әзерләнде, андагы материаллар укучыларны аның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.
Шамил Хәйрулла улы Усманов 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Пенделка авылында туган. Башлангыч белемне Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә ала.
Әсәрләре 1920 елларда ук басыла башлый. Оренбург өчен сугышлар белән бәйле булган беренче пьесасы «Канлы көннәрдә», тиз арада популярлаша һәм күп тапкырлар фронт театрлары тарафыннан куела. Ш. Усмановның «Кызыл байрак астында» һәм «Легион юлы» дилогияләре, шулай ук «Памирдан Радио» фантастик повесте һәм башка әсәрләре 1920-1930 елларда популярлык ала.