Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Әхәт Гаффар-күпкырлы шәхес"

  

Әхәт Гаффар - язучы һәм драматург. 1948 елның 23 декабрендә ТР ның Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылында туган.

23 декабрьдә Айбаш авыл китапханәсендә язучы Ә.Гаффарның юбилеена китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның 4 томлык   сайланма әсәрләре, «Сызылып аткан таңнар», «Энә күзе», «Хөкем» һәм башка күп кенә әсәрләре урын алды. Ул прозаик буларак кына билгеле түгел, аның әсәрләре буенча ил театрлары тарафыннан уннан артык спектакль куелган.