Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Я. Аким-балалар язучысы"

  

15 декабрь-рус, совет шагыйре, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр авторы Яков Лазаревич Акимның тууына 100 ел тулды. Яков Аким Бөек Ватан сугышында катнашучы   ветеран. Шигырьләрен фронттан кайткач яза башлый. Яков Аким шигырьләре җиңел укыла, аның шигырьләре озак яши, чөнки аларда балалар өчен иң кирәклесе бар: игелек, ихласлылык, әйләнә-тирә дөнья  матурлыгы.

15 декабрьдә Айбаш авыл китапханәсендә Я.Акимга багышланган мәгълүмат сәгате уздырылды. Яшь укучыларны Яков Акимның тормышы,   иҗаты, искиткеч шигырьләре һәм әкиятләре белән таныштырдык.