Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Югалмас мирас»

  

Быел язучы, драматург һәм шагыйрь Хәй Вахитның тууына 105 яшь тула. Шул уңайдан без язучының китапларыннан торган «Югалмас мирас» дип  исемләнгән күргәзмә оештырдык. Укучыларны якташыбызның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык.

Х.Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1968 елда Татарстанның, ә 1978 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә.