Яңа ел әкияте
Китапханәдә Яңа ел чаралары күңелле һәм кызыклы үтә.
Айбаш авыл китапханәсе китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Кояш» балалар бакчасы балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа ел әкиятен тәкъдим иттеләр. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны Яңа ел белән котлады. Балалар чыршы, Яңа ел, кыш турында шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай балаларга күп бүләкләр әзерләп бүләк итте. Чыршы әйләнәсендә әйлән-бәйлән әйләнеп, Яңа ел җырларын җырладык, балалар күңелле конкурсларда катнаштылар. Балалар белән кызыклы һәм күңелле уеннар үткәрдек: «Растопи льдинку», «Баба – яга костяная нога», «Собери снежинки», «Прикрепи нос снеговику», «Бумажный снеговик», «Угадай героя» һ. б.