"Лаеклы шәхес"
8 декабрьдә Айбаш авыл китапханәсендә татар язучысы Ринат Сафи улы Мөхәммәдиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә «Беренче умырзая», «Утлы таба өстендә», «Сират күпере», «Чияләнгән төен», «Ак кыялар турында хыял» кебек әсәрләр тәкъдим ителде. Р.С. Мөхәммәдиев әсәрләре мәгънә тирәнлеге, сәнгать үзенчәлеге, нечкә халык юморы белән аерылып тора. Р. С. Мөхәммәдиев китаплары татар, рус, башкорт, төрек, кытай, Болгар, инглиз һәм башка телләрдә басыла.