"Тютчев рус табигате җырчысы"
2023 елның 5 декабрендә Федор Иванович Тютчевның тууына 220 ел тулды. Федор Иванович Тютчев рус лиригы, шагыйрь, дипломат һәм чиновник, консерватив публицист. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Тютчев-рус табигате җырчысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шигырьләр җыентыклары, аның турында басмалар, шулай ук Федор Иванович Тютчевның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган монографияләре тәкъдим ителде. Укучылар гадәти булмаган шәхес, гениаль лирик, Россия язмышы өчен борчылган кеше белән таныштылар.