«Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм»
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Шуны белергә кирәк: терроризм белән көрәшү генә түгел, аның барлыкка килүен кисәтү күпкә мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк.
Айбаш авыл китапханәсендә «Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм» дип исемләнгән күргәзмә-кисәтү ясалды. Күргәзмә терроризмның нәрсә икәнен, аның максатлары, террор шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белергә ярдәм итте. Күргәзмәдә китаплар, журнал мәкаләләре, терроризм актларын кисәтү буенча плакатлар тәкъдим ителде. Шуны истә тотарга кирәк: һәркемнең уяулыгы һәм җаваплылыгы – террорчылыкка каршы яхшы чара була ала.