Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Сак булыгыз, вирус!»

   

Вируслы инфекцияләр киң таралган һәм йогышлы авыруларның 70% тәшкил итә. Дөньяда микробиология һәм вирусология өлкәсендә белгечләр тарафыннан өйрәнелгән 6 меңнән артык вирус бар.

Айбаш авыл китапханәсендә «Сак булыгыз, вирус!»  дип исемләнгән  сәламәтлек сәгате уздырылды. Балаларга битлекне мәҗбүри һәм дөрес кию, кулларны антисептик белән   эшкәртү һәм   даими юу кирәклеге турында сөйләдек. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда полиомиелит, грипп, оспа, чума, холера, СПИД, коронавирус кебек иң билгеле вируслы авырулар турында файдалы мәгълүмат тәкъдим ителде. Ахырда «Вируслар турында син нәрсә беләсең?» викторинасы үткәрелде.