Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Сүзлек серләрне ача»

     

22 ноябрьдә   сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә    «Сүзлек серләрне ача»  мәгълүмат сәгате уздырылды.

Чара белешмә әдәбият: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр белән танышуга, аларны куллану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланды. Китапханәче балаларны китапханәнең белешмә әдәбият фонды белән таныштырды, сүзлекләрнең белешмәлекләрдән нәрсә белән аерылып торуын һәм аларны ничек куллану турында сөйләде. Шулай ук балалар китапханә фондындагы күптөрле тематик һәм универсаль энциклопедияләр белән таныштылар.

Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Мин дөрес сөйләшәм» конкурсы үткәрелде.