Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Бердәмлектә көч»

  

Халыклар бердәмлеге көненә Айбаш авыл китапханәсендә «Бердәмлектә көч» дигән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, 1612 ел вакыйгалары, Д.Пожарский һәм К. Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесенең башкаланы чит ил кешеләреннән азат итүгә ирешүе турында мәгълүмат бирде. Чарага  китап күргәзмәсе дә әзерләнде. Ахырдан балаларга  викторина сораулары    бирелде, иң активлары бүләкләр алды.