«Талантлы әдип»
28 ноябрьдә күренекле татар язучысының тууына 120 ел тула. Гадел Кутуй татар язучысы-фантаст, шагыйрь һәм драматург, журналист, хәрби хәбәрче.
Г.Кутуйның юбилеена Айбаш авыл китапханәсендә «Талантлы әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар язучының иҗат юлы, шагыйрьнең тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Укучылар игътибарына аның репертуарыннан иң яхшы әдәбият үрнәкләре белән китаплар тәкъдим ителде. Аның татар телендәге шигырьләре яңгырады.