«Ул балачак иленнән»
Шәүкәт Галиев танылган татар язучысы, шагыйрь. Егерменче гасырның икенче яртысында татар балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләренең берсе булып тора.
20 ноябрьдә шагыйрьнең тууына 95 ел тула. Юбилее хөрмәтенә китапханәдә «Ул балачак иленнән» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны Шәүкәт Галиев иҗаты белән таныштырды. Яшь укучыларны аның гыйбрәтле һәм кызыклы шигырьләре, шаян һәм тапкыр Шәвәли персонажы һәм башкалар белән очрашу көтте. Балалар язучы турында, аның тормышы турында кызыклы фактлар белделәр, презентация карадылар.