«Олпат булып яши һарчак, тормыш дигән сәхнәдә....»
Татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Риза Ишморатның тууына 115 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә «Олпат булып яши һарчак, тормыш дигән сәхнәдә....» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда аның һәркемгә билгеле әсәрләре, тормыш һәм иҗатын яктыртучы материаллары тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны аның биографиясе һәм аның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Риза Ишморат 70 елдан артык гомерен халыкка багышлаган язучыларның берсе. Ул әдәбият һәм сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзен талантлы җитәкче һәм оештыручы, драматург, прозаик, публицист буларак күрсәтте.