"Тылсымлы сәхнә дөньясы"
Айбаш авыл китапханәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына нигез салынуга 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. 90 ел эчендә театр үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча мәдәни-агарту һәм иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш кертә.
Күргәзмәдә театр тарихы турында басма материаллар тәкъдим ителде. Китап укучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән танылган актерлар, режиссерларның тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы фактлар белделәр. Күргәзмә киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителә.