Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Сөембикәгә 110"

  

«Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышлап Айбаш авыл китапханәсендә   күргәзмә оештырылды. «Сөембикә» журналы 1913 елдан татар телендә чыга башлый. Ә 1926 елдан 1991 елга кадәр журнал «Азат хатын»исеме астында чыга. Ул тиз арада популярлык казана, ә 1930 елларда аның тиражы 15 мең данәгә җитә.                                                            Чара барышында журнал турында тарихи мәгълүмат бирелде. Китапханәче журналда хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басылуы, йорт хуҗалыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр басылуы турында сөйләде. Күргәзмәдә Сөембикә   журналының яңа саннары тәкъдим ителде. Күргәзмә төрле яшьтәге укучылар өчен  кызыклы булды.