"Онытылырга тиеш түгел!"
Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага Айбаш авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләү, бу хәтер көненең Россия тарихындагы фаҗигале битләрне искә төшерү, меңләгән кешенең нигезсез репрессияләргә дучар ителгәнлеген, җинаятьләрдә гаепләнеп, төзәтү — хезмәт лагерьларына җибәрелүләрен, сөргенгә сөрелүләрен, җәзалап үтерелүләре турында белделәр. Китапханәче чарага әзерләнгән тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.