"Тарих белән күзгә-күз!"
20 октябрьдә китапханәдә Н. Фәттахның юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Нурихан Фәттах татар язучысы, тәрҗемәче, тарих һәм лингвистика буенча әсәрләр авторы.
Милли тарихка кызыксыну Фәттахның бөтен иҗатын билгели. Аның әсәрләрендә Идел буе Болгариясенең формалашу чоры һәм аның ислам динен кабул итүе сәнгатьле рәвештә сурәтләнә. Ул ерак ата-бабаларның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен тасвирлый.
Күргәзмәдә Айбаш авыл китапханәсе фондында булган Н. Фәттах китаплары тәкъдим ителде. Чараны алып баручы танылган язучының тормыш һәм иҗат юлы, тормышының төп этаплары турында сөйләде. Аның хикәяләре, очерклары, романнары төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең игътибарын җәлеп итә.