«Татар халкы тарихы орнамент мотивларында»
Юртыш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында»-дигән мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханәче укучыларга орнаментның нәрсә икәнен, татар орнаментының барлыкка килү тарихын, орнаментларның нинди төрләре булуын,кайда куллануын сөйләде. Китапханәче сөйләме «Татар үрнәкләре»-дигән презентация белән үрелеп барды. Укучылар күргәзмә белән таныштылар, күргәзмәдә татар орнаментын кулланып кулдан эшләнгән эшләнмәләр тәкъдим ителде. Чара ахырында һәр катнашучы үз куллары белән татар үрнәге символы - ләлә кулланып брошь ясады. Бу чарада Суыксу, Айбаш, Чуваш иле авылы китапханәчелэре дә катнашты.
#культуравгора
#Годпедагогаинаставника
#Годнациональныхкультуритрадиций
#БиектауКитапханәсе
#БиблиотекаВысокаяГора
#КультураВгораНашеТворчество
#Айбашавылкитапханэсе
#Айбашскаясельскаябиблиотека