Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Игелек һәм хөрмәт көне»

   

Көзнең алтын төсләргә күмелгән матур көнендә кешелек дөньясы Өлкәннәр көнен билгеләп үтә.  Бу көнне барлык өлкәннәргә – тыл ветераннарына  ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу - безнең олы бурычыбыз.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 4 октябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә «Игелек һәм хөрмәт көне» акциясе узды. Бу көнне Айбаш авыл җирлегендәге   өлкәннәребезне   бәйрәм белән котлап, алар игътибарына бәйрәм концерты тәкъдим иттек. Өлкәннәребез чәй табыны артында җанлы әңгәмә алып бардылар.    Аларны бәйрәм белән котлап ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер теләдек.