"Бәхеткә юл кайдан?"
Зифа Кадыйрова- татар укучысының яраткан язучысы. Быел язучының тууына 65 ел тула. Аның китапларының сюжетлары шулкадәр кызыклы ки, алар бер сулышта укыла. Зифа Кадыйрова китаплары татар телендәге хатын-кызлар романы жанрында зур казаныш ала. Ул мәхәббәт һәм тугрылык, гаилә кыйммәтләре турында яза.
6 октябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә З. Кадыйрованың юбилеена багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән, «Синсез килгән язлар», «Язмыш сынавы», «Бәхеткә юл кайдан», «Яраларың белән яратырмын», «Сөмбел» һ. б. китаплары белән таныштырды.