Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Әкият артыннан әкият

   

Абдулла Барый улы Алишев татар совет шагыйре, язучы, ул күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, ә татар әдәбиятының хәзинәсенә әйләнгән әкиятләр дә язган. Танылган татар язучысының тууына 115 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә әдәби калейдоскоп үткәрелде.

Чара башында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар язучының танылган әкиятләрен искә төшерделәр һәм әдәби викторинада катнаштылар. Аннары әкиятләрне берничә юлдан танырга тырыштылар. Чара «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку белән  тәмамланды

Абдулла Алиш әкиятләрен барлык буын балалары ярата. Алар эш сөючәнлек һәм игелеклелек хисләрен үстерергә ярдәм итәләр, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтәләр.