Интернет патшалыгы
Россиядә ел саен 30 сентябрь интернет көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә интернет көне рәсми бәйрәм түгел, ә кулланучылар инициативасы буенча барлыкка килгән бәйрәм. XXI гасырда кешеләр үз тормышларын Бөтендөнья челтәреннән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Шулай ук интернет ярдәмендә программист кебек яңа һөнәрләр дә барлыкка килде. 29 сентябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә Интернет көненә багышланган мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара башында китапханәче балаларга интернет киңлекләрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде. Бөтендөнья челтәрендә аларны көтеп торган куркынычлар турында сөйләде. Аннары, викторина сорауларына җавап биреп, укучылар социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре һәм технологияләре турында, ничек кибербуллинг объекты булып китмәскә һәм интернет-мошенникка эләкмәскә икәнлеге турында белделәр.