Белемле булу-модада
8 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә балалар өчен уен программасы оештырылды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Билгеле булганча, грамоталылыкны үзләштерүдә төп чыганак булып китап тора. Шул ук вакытта грамоталылык дөрес язу, санау һәм уку гына түгел. Ул кешегә уңышлы булырга ярдәм итүче төрле фән өлкәләрендә белем һәм күнекмәләр җыелмасы.
Чара барышында яшь укучылар: кем белемле кеше булып санала ала, мәктәптә алган белемнәр тормышта файдалымы дигән сорауларга җавап бирделәр. Табышмаклар чиштеләр, лингвистик викторина сорауларына җавап бирделәр, уку һәм грамоталылык турында әйтемнәрне һәм мәкальләрне искә төшерделәр, тизәйткечләрне өйрәнергә тырыштылар, тәкъдим ителгән иҗекләрдән сүзләр төзеп яздылар.