Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Кавалерист – девица Надежда Дурова

   

Айбаш авыл китапханәсендә хатын-кыз офицер һәм язучы Надежда Дурованың тууына 240 ел тулуга багышланган мәгълүмат сәгате уздырылды.

Надежда Дурова  рус армиясе сафларында беренче хатын-кыз-офицер, 1812 елгы Ватан сугышында катнашучы. Китапханәче балаларга Россия тарихында гадәти булмаган батырлыгы,   Ватанга карата зур мәхәббәте белән кергән күренекле хатын-кыз язмышы турында сөйләде. Шулай ук алар «Гусарская баллада» кинофильмыннан өзек карадылар, анда төп героиняның прототибы булып Надежда Дурова тора.