Лев Толстой балаларга
9 сентябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә Л. Н.Толстойның тууына 195 ел тулуга багышланган әдәби чара уздырылды. Чара барышында китапханәче балаларны Лев Николай улы Толстойның тормышы һәм иҗаты, язучы тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Аннары язучы иҗаты буенча танып белү уены үткәрелде, аның барышында, балалар Л. Н.Толстой әсәрләреннән өзекләр тыңлап, аларның исемнәрен белделәр.
Чара ахырында балаларга язучының китаплары буенча күзәтү үткәрелде. Шулай ук «Царь и сокол», «Лев и мышь», «Лягушка и лев» мәсәлләре укылды.