"Балалар террорга каршы"
3 сентябрь — Россия календаре буенча иң фаҗигале истәлекле даталарның берсе-терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне. Бу көнне Россия Бесланга террор һөҗүме корбаннарын искә ала, террорчылар кулыннан һәлак булган меңләгән ватандашларны искә ала.
Айбаш авыл китапханәсендә әлеге дата уңаеннан батырлык сәгате уздырылды. Укучыларны «терроризм» төшенчәсе, теракт куркынычы барлыкка килсә һәм билгесез предметлар табылса, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык. Китапханәче Бесландагы террорчылык акты турында сөйләде. Чарага «Терроризмсыз киләчәк» күргәзмәсе ясалды. Ахырдан балалар белән бергә террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар буенча фикер алыштык.