Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

#Леонид Смелков

  

2 сентябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә шагыйрь, Россия Язучылар берлеге әгъзасы,чыгышы белән Биектау районыннан булган Леонид Смелковка багышланган мәгълүмат сәгате узды.

Китапханәче чарада катнашучыларга Леонид Федоровичның катлаулы язмышы, аның гаиләсе, иҗаты, эше, башкалар файдасына хезмәт итүе,   турында сөйләде. Леонид Смелков шигырьләре безне гаҗәеп яхшылык һәм кешелек дөньясына алып керә. Леонид Федорович безгә, йөрәкләребезне ачарга, җаннарыбызны йомшартырга ярдәм итә. Укучылар Леонид Смелковның бер шигыренә берьюлы ике җыр язылганлыгын белделәр. Берсен Мәскәүдән опера җырчысы һәм композиторы Сергей Санаторов   башкара. Икенчесе-Казаннан композитор Ренат Латыйпов, чарада  аның башкаруында әлеге  җыр тыңланды.