«Татарстан-Ватаным минем»
30 августта безнең республика халкы үз дәүләтчелегенең тууын - Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан Айбаш авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә оештырылды.Күргәзмәдә Татарстан тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, гореф-гадәтләре, мәдәни кыйммәтләре, туган як табигате байлыгы турында китаплар тәкъдим ителде.
«Тынычлык балалар күзлегеннән» дип исемләнгән асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырды. Малайлар һәм кызлар күңелләрендә йөрткән хисләрне бик теләп рәсемгә төшерделәр, илдәге тынычлыкның бар нәрсәдән дә кадерле булуын һәм илебездәге халыкларның дус яшәүләрендә барыбызның да өлеше булуын тагын бер кат исләренә төшерделәр.