«Җәлил һәм җәлилчеләр»
25 августта Муса Җәлил һәм аның иптәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап Айбаш авылы китапханәсендә мәгълүмати сәгать үткәрелде. Үз чыгышында китапханәче Җәлил һәм Җәлилчеләр биографиясеннән күп кенә билгесез фактларны сөйләде. Шулай ук «Җәлилчеләр истәлеге үлемсез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Чараның йомгаклау өлешендә катнашучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.