"Әдәбиятыбызның Ак апасы"
12нче август көнне Айбаш авылы китапханәсендә, балалар язучы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулуга багышланган "Әдәбиятыбызның Ак апасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ләбибә Ихсанова балалар, яшүсмерләр өчен иҗат ителгән дистәләгән китап авторы, балаларның яратып укый торган авторы һәм мәктәп дәреслекләренә кергән классик язучы да ул. Аның геройлары яшь, сәяхәт итәргә, төрле маҗараларга юлыгырга яратучы хыялга бай үсмерләр.Язучының «Саралан малайлары», «Көмеш елга», «Наил, Фаил һәм башкалар», «Ил кызы», «Милиционер малае», «Тузганак» һәм башка хикәяләре укучыларга тәкъдим ителде.