Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Юбиляр китаплар"

  

Айбаш авылы китапханәсендә 2023 елның юбиляр китаплары күргәзмәсе оештырылды.

Юбилей гади бәйрәм түгел, ә җитди дата, кеше тормышының мөһим этабы. Ләкин туган көннәр кешеләрдә генә түгел, китапларда да була. Ә китапның озын гомерле булуы аның укучыларына бәйле. Һәр китапның үз характеры, үз язмышы, укучыга үз юлы бар. 2023 елда юбилейларын Корней Чуковский, Виталий Бианки, Ганс Христиан Андерсен һәм башка балалар язучыларының китаплары   билгеләп үтә.

Әлеге һәм башка кызыклы китаплар белән укучылар 7 августта Айбаш авыл китапханәсендә оештырылган күргәзмәдә таныша алдылар.