Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Якташ язучыбыз- Зиннур Хөснияр»

Язучы Зиннур Хөсниярның туган көне уңаеннан  Айбаш авыл китапханәсендә «Якташ язучыбыз- Зиннур Хөснияр» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучыларга авторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Китапханә фондында булган китапларыннан китап күргәзмәсе ясалды, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.